Татарстанда тантаналы рәвештә тагын 2 АГНКС һәм 2 КриоАЗС ачылды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

3 апрельдә видео-конференц-элемтә режимында энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  катнашында заманча 2 автомобиль газ-тутыру компрессор станциясе һәм 2 криоген автозаправка станциясе ачылды.

Алар Минзәлә, Алабуга, Лаеш, Питрәч районнарында файдаланылачак һәм республикада булган газ ягулыгы салу инфраструктурасына кушылдырылачак.

Татарстан Республикасында хәзер барлыгы 47 АГНКС һәм 6 КриоАЗС бар.

Форумда табигый газның мотор ягулыгы буларак экология, экономия һәм куркынычсызлык нигезе булуын билгеләп үттеләр. Метан куллану әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне киметү һәм транспорт хезмәтләренә чыгымнарны экономияләү буенча зур бурычны хәл итәргә ярдәм итә.

Өстәвенә, Татарстан альтернатив ягулык төрләрен куллану буенча алдынгы позициядә тора, быел ахырына кадәр тагын бер АГНКС һәм 5 КриоАЗС төзү,  ким дигәндә 1 000 берәмлек транспорт чарасын КПГ һәм СПГ эшли торган итеп үзгәртеп кору һәм газ моторында ясалган ким дигәндә 500 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International