«Бетар бөтен РФ базарының счетчикларга ихтыяҗын каплый алачак»

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бу хакта Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «БЕТАР» ПКФ ҖЧҖ ММЧ матбугат туры кысаларында белдерде.

Министрга һәм ММЧ вәкилләренә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруның уңышлы тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Компания 1996 елда Чистайда нигезләнгән һәм энергия ресурсларын исәпкә алу приборларын эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан.

Бүген БЕТАР Россиядә су исәпләгечләр җитештерү күләме буенча, шулай ук Россиянең һәм БДБ илләренең хезмәт күрсәтелә торган төбәкләр саны буенча су һәм газ счетчиклары җитештерүчеләр арасында лидер булып тора.

Предприятие илкүләм проектка 2023 елда кергән, нәтиҗәлелекне арттыру өчен РД-15 басым регуляторын җитештерү процессын сайлаган.

Проектны гамәлгә ашыруның 3 ае нәтиҗәләре буенча:

  • комплектлар ясау өчен вакытны 10%ка киметү мөмкин булган;
  • РД-15 басым регуляторын җыю вакыты 20% кыскарган;
  • тәмамланмаган җитештерү партиясен 500дән 20 данәгә кадәр киметү мөмкин булган һ.б.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты РФ Президенты инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International