Нефть химиясе һәм нефть-газ тармагына күзәтчелек итү буенча министр урынбасары билгеләнде

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Дмитрий Владимирович Гуськов сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Элегрәк Дмитрий Гуськов Министрлыкның нефть-газ химиясе комплексында тармакара проектлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын биләде.

Дмитрий Владимирович Гуськов Лениногорск шәһәрендә туган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген «Татнефть» ГАҖдә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып башлый, соңыннан геология һәм нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү буенча цех җитәкчесе урынбасары була.

«Шешмаойл» АҖнең техник директоры һәм бер үк вакытта «Шешмаойл» ҖЧҖнең үсеш буенча идарәче компаниясенең баш инженеры урынбасары булып эшли.

Дмитрий Владимирович ТР Президенты рәхмәт хатына, «Татарстан Республикасының иң яхшы уйлап табулары» конкурсында 2 дәрәҗә дипломга, «Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе» конкурсында диплом һәм кубокка, «Ел инженеры» һәм «Россиянең профессиональ инженеры» исеменә һәм башкаларга лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International