«Ремдизель» тулысынча үзебездә җитештерелгән «КАМАЗ» йөк машиналары өчен двигательләр чыгаруны җайга салды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

«Ремдизель» Чаллыда «КАМАЗ» йөк машиналары өчен двигательләрне серияле җитештерүне башлап җибәрде. Модернизациягә инвестицияләр 300 млн.сум тәшкил итә, шуларның 235 млн.сумын «Комплект эшләнмәләр» программасы буенча Сәнәгатьне үстерү федераль фонды бирә.

Элегрәк «Ремдизель»  йөк транспорты өчен эчке яну двигательләренә капиталь ремонт кына үткәрә иде. Модернизациядән һәм яңа заманча җиһазлар сатып алганнан соң, предприятие двигательләрне серияле чыгаруга кереште.

2023 елның декабрендә компания «КАМАЗ» мәнфәгатьләрендә 180 данәдән артык эчке яну двигательләренең беренче партиясен җибәрде. Компания быел 1000 дән артык ДВС чыгарырга, ә 2025 елдан еллык күләмне 1600 берәмлеккә җиткерергә ниятли.

Чыгарылган ДВС ике рәтле, сигез цилиндрлы. Двигательләр 260 ат көченә кадәр куәт үстерә, СҮФнең башка заемчылары – Ярославль дизель аппаратурасы заводы һәм Алтай прецизион эшләнмәләр заводы тарафыннан җиткерелгән аппаратлар белән җиһазландырылган. ДВС җитештерүдә бары тик Россия компонентлары гына кулланыла, локализация дәрәҗәсе 100% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International