Бүләкләр хезмәт геройларын тапты: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле утырышында кемне билгеләп үттеләр?

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Утырыш башланганчы ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Alabuga Skills» һөнәри осталык конкурсында 355 катнашучының 22сенә бүләкләр тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел конкурска 300 гариза килгән, ә агымдагы елда – Татарстанның 114 предприятиесеннән һәм Россиянең биш төбәгеннән – (Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре, Башкортстан һәм Чувашия Республикалары) 370 тән артык.

«Без конкурсның күрше төбәкләрдәге профессионалларның игътибарын җәлеп итүенә шатбыз. Сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар кытлыгын исәпкә алып, хезмәт кешесен популярлаштыру – бүген бик мөһим мәсьәлә», – диде министр.

Җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән истәлеккә фотолар алдылар.  

Алар арасында:

  • Алабуга политехник көллиятенең производствода укыту мастеры – Динар Алиев;
  • «Тольяттикаучук» ҖЧҖ токаре – Игорь Королев;
  • В.Д.Поташов исемендәге техник көллият укытучысы Алмаз Әсхәдуллин;
  • Аккурайд Уилз Руссиа фрезерчысы – Евгений Медведев;
  • Казаноргсинтезның электр-газ белән эретеп ябыштыручысы –  Айнур Хисмәтуллин;
  • Газпром трансгаз Казан электр-газ белән эретеп ябыштыручысы – Рамил Шәймәрданов;
  • РМА РУС электр-газ белән эретеп ябыштыручысы – Эльдар Гарашов;
  • Соллерс Алабуганың технологик җиһазларны көйләүчесе – Дамир Имайкин;
  • «Аммоний» АҖ автотранспорт цехы җитәкчесе урынбасары – Вячеслав Шакиров;
  • Авторемстройның техник эксперты – Юрий Клименко;
  • «РИАТ» ААҖ рәссамы – Юрий Анисимов;
  • «АвтоЗапчасть КАМАЗ»  йөк төягеч йөртүчесе – Алмаз Фатыйхов;
  • ЕЛАЗ ҖБ механика җитештерүенең технология бюросы җитәкчесе –   Максим Теплых;
  • «Алабуга» СҖТ» махсус икътисадый зонасы белгече –  Илона Мыльникова;
  • «Алабуга» СҖТ» махсус икътисадый зонасы слесарь-ремонтчысы – Никита Сергеев;
  • «Алабуга» СҖТ» махсус икътисадый зонасы белгече – Булат Вахитов;
  • «Алабуга» СҖТ» махсус икътисадый зонасы белгече – Данил Ткачев;
  • «РИАТ» ААҖ ЧПУ белән станоклар җитәкчесе – Равил Шакирҗанов;
  • «Алабуга» махсус икътисадый зонасы белгече –  Роман Гыйзетдинов;
  • «Татспецтранспорт» ИК» йөртүчесе – Павел Иванов;
  • «2 нче Пассажир автотранспорт предприятиесе» Казан муниципаль унитар предприятиесе автобусы йөртүчесе – Андрей Митрофанов;
  • Апас аграр көллияте укытучысы – Иршат Гыйлаҗев.

Утырыш ахырында Республика Рәисе РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-производство оешмасының ачыклау, навигация һәм фоноцель тикшеренүләре бүлеге башлыгы Владимир Яцык һәм Казан дары заводы производствосы контролеры Ирина Кадырова алды,

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре:

  • Галимов Рафаэль, «КВАРТ» генераль директоры
  • Мифтахов Марат, «Созидание» генераль директоры
  • Сәфәров Рафаэль, «Казаноргсинтез» генераль директоры урынбасары
  • Рәхимуллина Альбина, Татарстан Республикасының Финляндия Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле
  • Артамонов Виктор, Казан вертолет заводының очу аппаратларының электр җиһазлары монтажчысы
  • Гусев Виктор, «Нэфис Косметикс» такелажчысы
  • Косенков Николай, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының сыйфат буенча инженеры
  • Хәннанов Тимур, «ТАТХИМФАРМПРЕПАРАТЫ» генераль директоры
  • Галимов Илдар, «Газпром теплоэнерго Казань» генераль директоры
  • Богданов Вадим, «Казаньсельмаш»ның сатып алулар буенча директоры
  • Сафиуллина Әлфия, Казан мотор-төзелеш җитештерү берләшмәсенең электр эрозионисты
  • Бабинцев Владислав, «РИТЭК» югары күкертле нефть әзерләү буенча җайланма җитәкчесе
  • Муллин Илнар, «Нижнекамскшина» җыю цехының резин эшләнмәләр һәм аяк киеме җитештерү җиһазларын көйләүчесе
  • Әхмәев Георгий, «КАМАЗ» ГАҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры
  • РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International