Татарстанда макарон фабрикасы ачылды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

5 февральдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Радион Карпов һәм башка вәкилләр  Татарстан кулланучылар берлегенең Казан җитештерү комбинаты макарон фабрикасында булдылар.

Көн саен фабрика 5 тоннага кадәр макарон җитештерәчәк. Беренче партияне инде үз махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга җибәргәннәр.

Яңа предприятие Татпотребсоюзның макарон эшләнмәләренә ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ел саен райпо, кооперативлар һәм куллану кооперациясе кибетләре 800 тонна продукция сатып алырга әзер. Тагын 700 тонна республиканың сәүдә челтәрләренә җитештереләчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов хәбәр итте.

Соңгы өч елда Татарстан Кулланучылар берлеге оешмаларының гомуми эшчәнлек күләме 61,3 млрд сум тәшкил итеп, еллык үсеш 10% ка җиткән. Соңгы 3 елда ваклап сату товар әйләнеше 16,8 млрд сум тәшкил итеп, үсеш 18% булган. Бүгенге көндә 135 автокибет 1216 торак пунктка мобиль сәүдә форматында хезмәт күрсәтә. 2021 елдан халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 136 пункты файдалануга тапшырылган.

Гомуми туклану тармагы әйләнеше өч ел эчендә 3 млрд.сум тәшкил итә, үсеш – 2 тапкыр. Еллык товар әйләнеше 1 млрд 270 млн сум булып, ел саен 30% үсеш белән бара.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кооперацияне үстерү Россия Президенты һәм ил Хөкүмәте игътибарыннан һәм ярдәменнән башка мөмкин түгел. Ул бүген кулланучылар кооперативларының авыл хуҗалыгы кооперациясенә дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чараларын да алу мөмкинлегенә ия булуларына игътибар юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International