Татарстанда магистраль ярымтагылмаларының яңа производствосы ачылды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнварда «Алабуга» МИЗда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башка вәкилләр «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымтагылмаларының яңа производствосын ачуда катнаштылар.

Инвестпроект 3 төр: пәрдәле, бортлы һәм контейнерлар ташый торган магистраль ярымтагылмалар җитештерүне оештыруны күздә тота. Заводның проект куәте елына 2,1 мең берәмлек тәшкил итә, аннан соң җитештерүне елына 3 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Җитештерү 7,2 мең кв.метр мәйданлы «Синергия» ИТП бинасында урнаштырылган.

«Вагнермайер Руссланд» ҖЧҖ башкарма директоры Рөстәм Сөбханкулов хәбәр иткәнчә, гомуми инвестицияләр 745 млн.сум тәшкил иткән. Шуларның 500 миллионы җитештерүне җиһазландыруга һәм 245 миллионы әйләнеш капиталына китә. 9 мең ярымтагылма җиткерү өчен 5 елга контракт төзелгән инде. Чит илләрдән дә – Белоруссия һәм Казахстаннан заказлар бар.

Яңа җитештерүне локальләштерү 75% дәрәҗәсендә планлаштырыла. Предприятиедә югары җитештерүчәнлекле яңа 250 эш урыны булдырылачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән бергә Родион Карпов «Алабуга» МИЗ хезмәткәрләре һәм «Алабуга Политех» көллияте студентлары өчен «Көньяк парк» торак комплексында булдылар. Комплекс территориясендә 11 биш катлы йорт урнашкан. Гомуми мәйданы – 73 мең кв.метр. Торак комплексы 4,2 мең кешегә исәпләнгән. Комплекс рекордлы срокларда төзелгән – төзелеш 9 айдан соң тәмамланган. Фатирлар җиһазлар һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International