26 гыйнварда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә ТР Сәнәгать кластеры тармак комитетының «Тышкы икътисадый эшчәнлек, төбәкара хезмәттәшлек. Логистика» киңәшмәсе булып узды.
Комитетның эш йомгаклары һәм бурычлары турында аның җитәкчесе, «ИҖҮ» ҖЧҖ директоры Ольга Айдуганова сөйләде.
Моннан тыш, Ольга Айдуганова, сәнәгать туризмы программасында катнашучы һәм аның комитеттагы кураторы буларак, җитештерүчеләрнең төп проблемаларының берсе – кадрлар кытлыгы булуын хәбәр итте. Компанияләрнең 72% өчен студентлар һәм мәктәп укучылары – арасында сәнәгать туризмы яңа эшче кадрларны җәлеп итүнең эш коралы.
Аны ТР масштабына кертү өчен 2023 елда ТИЭ комитеты эшкуарлар һәм туристлык эшчәнлеге вәкилләре белән 50дән артык интервью үткәргән. Алар Татарстан муниципаль районнары буенча сәнәгать туризмы үсешенең төп проблемаларын бәяләгәннәр. Партнерлар һәм кайбер предприятиеләр ярдәме белән Татарстан Республикасында сәнәгать туризмын үстерү стратегиясен формалаштыру бурычлары белән эш картасы төзелгән.