23 гыйнварда Татарстанда, хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенциянең Төбәк үзәге белән берлектә, Чаллы предприятиеләренә матбугат туры оештырылды. Чара Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында узды.
Илкүләм проектта катнашучылар – «КАМА-Энергетика» ҖЧҖ һәм «АЗ» РариТЭК» ҖЧҖ илкүләм проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
«РариТЭК» автомобиль заводы lotos бренды белән заманча, экологик чиста шәһәр автобусларын җитештерү процессын оптимальләштергән. Нәтиҗәдә, процесс 39% кыскартылып, җитештерү 43% арткан. Икътисадый нәтиҗә 28,7 млн.сум тәшкил итә.
2022 елда автобусларның гамәлдәге җитештерүен модернизацияләү өчен 264 млн.сум күләмендә ташламалы зай алынган.
Бүген завод елына 300 автобус чыгара һәм аларны җитештерү күләмен өч тапкыр арттырырга планлаштыра.
«Предприятие искиткеч, автобусларны нульдән җыялар. Россиядә кемдер алар өчен двигательләр җитештерә башласын иде, шунысы гына бар», –диде Олег Коробченко.
КАМА-Энергетика илкүләм проектта катнашу нәтиҗәсендә газ поршене электр станциясен җитештерү процессын оптимальләштерә. Нәтиҗәдә, процесс 21% кыскартылып, җитештерү 38% арткан. Икътисадый нәтиҗә 33,9 млн.сум тәшкил итә.
Предприятие илкүләм проектка 2022 елның июнендә кергән.
«Мондый предприятиеләр – яңа төзелгән кече һәм урта бизнеслар, аларның 100% импортны алмаштыра. Безнең ил КАМАЗ двигателе базасындагы 200 кВт һәм аннан да югарырак машиналар энергия ресурсларына чыгымнарны киметергә һәм предприятиенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип бәяләде Кама-Энергетиканың уңышларын Олег Коробченко.
Бүген илкүләм проектта республиканың 248 предприятиесе катнаша, шуларның 64се Чаллыда урнашкан.
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: https://ppt.tatarstan.ru/