ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Ю.И.Демидовның үлеме уңаеннан кайгы уртаклаша

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

86нчы яшендә ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Демидов Юрий Иванович вафат.

Юрий Иванович 1985 елда КПССның Югары Ослан район комитетының беренче секретаре булып уңышлы эшләгәннән соң ТАССРның җирле сәнәгать министры була.

1989 елдан пенсиягә чыкканчы «Татарстпром» ААҖ генераль директоры булып эшли.

Юрий Ивановичны җирле сәнәгать реформаторлары дип атарга мөмкин. Ул идарә иткән вакытта Министрлык илдә иң яхшыларның берсе була. Аның инициативасы белән кайбер производстволар эреләндерелгәч, мөстәкыйльрәк булалар, үсеш ала башлыйлар, продукция ассортиментын киңәйтәләр. Мәсәлән, Арча фабрикасында, милли тегүдән тыш, көндәлек аяк киеме дә чыгарыла башлый. Кукмарада яңа металл савыт-саба заводы төзелә, ул экспортка эшләргә әзер була.

Күренекле уңышлары өчен ул "Татарстан Республикасының Атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре" (1996), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1998), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2003), "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале(2008), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013) белән бүләкләнә.

Юрий Иванович Демидов ватанга хезмәт итү һәм югары профессионализм үрнәге буларак безнең хәтердә мәңгегә калачак.

Аның карьерасының башыннан ук тоткан девизы һәрвакытта да актуаль: «Кем дә кем берәр нәрсә эшләргә тели икән – чарасын табачак, берни дә эшләргә теләми икән – сәбәп таба».

Юрий Ивановичның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International