Татарстанда «Алабуга» МИЗда импортны алмаштыручы ике производство финансланды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Болар – кер юу машиналарына комплект эшләнмәләр һәм идән өчен япмалар җитештерү.

Ике проектка да инвестицияләр 372 млн.сум тәшкил итә, шуларның 200 млн.сумы – ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Сәнәгатьне үстерү фондының заем суммасы.

Күптән түгел ачылган идән япмаларының яңа калдыксыз производствосына инвестицияләр 172 млн.сум тәшкил итә, шуларның 29,4 млн.сумын СҮФ һәм 12,6 млн.сумын ТР ИВФ бүлеп бирде. Компания аена 90 мең квадрат метр продукция чыгарырга планлаштыра, аны аена 200 меңгә кадәр арттыру планы бар. Проект Россиядә җитештерүне Россия чимал базасыннан локальләштерү өчен импортны алмаштыру стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, ТР ИВФ, Сәнәгатьне үстерү фонды белән берлектә, көнкүреш техникасы өчен штампланган детальләр җитештерү проектын да финанслады. Гомуми инвестицияләр 200 млн.сум тәшкил итәчәк, шуларның 142,2 млн.сумы – СҮФ займнары һәм 15,8 млн.сумы – ТР ИВФ. Алынган акчага җитештерүче җитештерү куәтләрен елына 850 мең детальгә кадәр арттырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International