ТР Сәүдә сәнәгать палатасында Татарстанның иң яхшы инженерларын бүләкләделәр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» IV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшы дип танылганнарга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин тапшырды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанның Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

 Җиңүчеләр арасында –  12 номинациядә һәм 3 яшь категориясендә 36 финалист.

Бүләкләр арасында җиңүче статуэткасы, квалификация күтәрү программасы буенча стажировка узуга сертификат һәм ICL җитештергән ноутбук бар.

Конкурсның уникальлеге шунда ки, ул Татарстан производствосының барлык тармакларын диярлек колачлый, анда яшь һәм тәҗрибәле инженерлар да катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, быел конкурс дүртенче тапкыр уздырылды һәм анда 68 җитештерү предприятиесеннән һәм югары белем бирү оешмаларыннан 339 вәкил катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International