Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер поликарбонат җитештерү предприятиесе – «Казаньоргсинтез»да маркалар чыгаруны үзләштерделәр. Алар автомобиль фараларыннан яктылыкны тараткычлар ясау өчен билгеләнгән һәм бу сегментта ил базарында булмаган импорт чималын тулысынча алмаштырырга мөмкинлек бирә. «Казаньоргсинтез» эшкәртүчеләргә физик-механик үзлекләре буенча һәм чит ил аналогларыннан ким булмаган продукция тәкъдим итә алды. Россия компанияләреннән тыш, яңа маркалар белән чит илләрдән автотранспорт өчен яктылык-техник продукция җитештерүчеләр дә кызыксына.
Шәмәхә төсмергә ия булган ике марканың да рецептурасы Россия автомобиль фараларын җитештерүчеләр базары лидеры «Автосвет» ҖЧҖ заказы буенча «СИБУР ПолиЛаб» тикшеренү үзәгенең Казан һәм Мәскәү филиаллары тарафыннан эшләнгән. Лаборатория тикшерүләре һәм заказчының искәртмәләре буенча төзәтмәләр сериясеннән соң яңа маркалар реаль җитештерү шартларында уңышлы сынаулар узган. PC-022URС1 поликарбонат маркасы – РФ базарында уникаль чишелеш. Аны югары оптик һәм физик-механик үзлекләре, УФ нурланышка чыдамлыгы аерып тора.
Белгечләр бәяләвенчә, 2024 елда Россия Федерациясендә фаралар һәм яктылык тараткычлар җитештерү өчен махсус маркалы поликарбонат базары күләме 2 мең тонна тәшкил итәчәк, ә 2027 елга 3 мең тоннага якынлашачак. Элегрәк Россия территориясендә локальләштерелгән автомобильләр өчен яктылык техникасы импорт материалдан (Lexan һәм Makrolonев Европа маркалары) җитештерелгән.