ТАНЕКОда 3 яңа корылма эшли башлады

2023 елның 23 декабре, шимбә

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Нефть эшкәртү комплексында азот станциясе һәм һава компрессор станциясе, амин чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү җайланмасы, 4 нче су блогы эшли башлады.

  • Яңа азот станциясе контроль-үлчәү приборларын, яңа кертелә торган җитештерү объектларын азот һәм технологик һава белән тәэмин итү өчен билгеләнгән.
  • Амин чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү җайланмасы күкертле водородның яки аның яну продуктларының атмосфера һавасына эләгүен кисәтә һәм табигать саклау объектлары санына керә.
  • Яңа су блогы яңа кертелә торган технологик җайланмаларны суытылган әйләнешле су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән.

Шулай ук 2023 елда «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча киңәшмә дә узды. 

«ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов хәбәр иткәнчә, быел комплекста 17,1 млн.тонна нефть эшкәртелгән, шул ук вакытта ачык нефть продуктлары чыгарылышы 82% һәм эшкәртү тирәнлеге 99,4% дәрәҗәсендә сакланып калган. Сәнәгать җитештерүе индексы 105,6% дәрәҗәсендә көтелә. Хәзерге вакытта предприятиедә 4,5 мең хезмәткәр эшли.

Яңа технологик объектларны кертү һәм гамәлдәге корылмаларның нәтиҗәлелеген арттыру дизель ягулыгы чыгаруны – елына 8,5 млн.тоннага кадәр, автомобиль бензиннарын – 2,5 млн.тоннага кадәр, авиаягулыкны 415 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International