Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2022 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының йомгаклау рейтингын тәкъдим итте. РФнең 52 субъекты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингы лидерлары төркеменә кергән.
Рейтингны федераль субсидия ярдәме белән предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасында «ФЦК» АКО белән берлектә Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән. Җитештерүчәнлекне арттыруның иң яхшы практикаларының ни рәвешле киң таралганын исәпкә алганнар. Предприятиеләргә адреслы ярдәм проектларын гамәлгә ашыру сыйфаты, төбәк командаларының башкару һәм касса дисциплинасы һәм предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше бәяләнгән.
Татарстан Республикасы йомгаклау рейтингында икенче урынны алды. Республикада илкүләм проектта барлыгы 239 предприятие катнаша.
Исегезгә төшерәбез, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан беренче урынны алды һәм 2023 елның июлендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумын уздыру хокукына ия булды.