Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 5 декабрьдә 5 Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Герман Лернер, Сергей Этус, шулай ук Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.
Яклар төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Әйтик, Anyang General International Co кәгазь массасын формалаштыру өчен тикшеренүләр, җиһазлар эшләү һәм җитештерү, тимер юл җиһазлары ясау һ.б. белән шөгыльләнә;
Henan Zhongyu Dingli intelligent Equipment, аерым алганда, яңа энергетика технологияләрендә җиһазлар уйлап таба һәм җитештерә;
Hunan Guangshun Cable Co электротехник җиһазлар җитештерә;
Hefei Xindamo membrane technology* Co мембрана технологияләре белән шөгыльләнә (агынты суларны фильтрлау);
Wuxi Putai Lai Separation Technology Co бодай онын сепарацияләү, тирән эшкәртү һ.б. технологияләрне тәкъдим итә.
Герман Лернер ассызыклаганча, быел без Кытай белән Татарстан арасында яңа тышкы сәүдә эшчәнлеге рекордын күрә алачакбыз. Ул искәрткәнчә, Кытай Республикасы һәм провинцияләре арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында 7 килешү имзаланган.
«Кытайдагы коллегалар белән Татарстанның «КАМАЗ» «Татнефть», «Татспиртпром» «Эйдос» һәм башка күп кенә предприятиеләре хезмәттәшлек итә. Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган уртак инвестиция проектлары арасында кер юу машиналары, телевизорлар, суыткычлар, туңдыргыч һәм электр ашханә җиһазлары җитештерү буенча «HAIER» проектын гамәлгә ашыруны, Midea, «КАМАСТАЛЬ» предприятиесен билгеләп үтәргә мөмкин», – дип сөйләде министр урынбасары.