Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр итте, ул Тәһранда «Евразия» халыкара күргәзмәсендә республика делегациясен җитәкли.
«Республикага зур кызыксыну булуын күрәбез, стендта бик күп очрашулар уза. Аерым алганда, Гөлстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Маку Ирекле икътисадый зонасы, Россия-Иран эшлекле советы, нефть химиясе һәм энергетикадан алып авыл хуҗалыгына һәм ашламалар җитештерүгә кадәр – берничә предприятие белән. ТР Сәнәгать кластеры сөйләшүләрне актив алып бара. Кичә стендка Иранның сәнәгать, ятмалар һәм сәүдә министры килде», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
Моннан тыш, очрашуларның аерым программасы «Таграс»та да булган.
Марат Миңнебаев шулай ук Евразия икътисадый берлеге, Шанхай оешмасы һәм Фарсы култыгы илләре әгъзалары белән икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә багышланган пленар утырышта чыгыш ясаган.
«Казан ЕвроАзия хезмәттәшлек векторын үстерүгә юнәлдерелгән эре халыкара чаралар уздыру урынына әверелде. ЕАЭС илләре, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм Фарсы култыгы илләре вәкилләре Татарстанда уздырыла торган халыкара форумнарда, шул исәптән KazanForum, Татарстан нефть-газ химиясе форумында, Татарстанның энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге форумында катнаштылар. Алга таба да ил делегацияләрен Татарстанда күргәзмәләрдә күрергә шат булырбыз!» – дип чакырган ул һәм күргәзмәдә катнашучы илләр белән төзелгән сәүдә-икътисад элемтәләре турында сөйләгән.
Министр урынбасары Иран белән хезмәттәшлеккә аерым тукталган. «Иран партнерларыбыз белән мөнәсәбәтләр традицион рәвештә җылы һәм дустанә характерда. Россия һәм Иранның сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге тотрыклы рәвештә гамәлгә ашырыла. Татарстанның бизнес-структуралары да Иран базарын кызыклы дип таба. Бу хакта тышкы сәүдә әйләнеше дәлилли, аның зур өлешен Татарстаннан терлек майлары, майлар, механик җайланмалар экспорты тәшкил итә. Киләсе елларда үзара товар әйләнешен арттырырбыз дип ышанам. Безнең республика һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без аларны гамәлгә ашыруда партнерларга ярдәм күрсәтергә әзер», – дип йомгаклаган ул.
Өстәвенә, күргәзмәдә республика стендын Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры компанияләре, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ, «Система-Сервис» ИК ҖЧҖ тәкъдим итә.
Чарада Фарсы култыгы илләреннән, Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән һәм БДБ илләреннән делегацияләр катнашкан: Иран, Россия, Кытай, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Катар, Бәхрәйн, Кувейт, Оман, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Беларусь, Пакистан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Сингапур, Төркия һәм Вьетнам.