Герман Лернер ватандашлар белән сәүдә-икътисадый элемтәләр үсеше турында сөйләде

2023 елның 1 декабре, җомга

ТР Дәүләт Советында ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды. Анда быелгы эшкә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм РФ субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2024 елда ватандашлар белән икътисадый хезмәттәшлекнең төп бурычлары арасында, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сүзләренчә, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республиканың уңай имиджын саклау һәм үстерү, республика предприятиеләре продукциясен һәм хезмәтләрен алга сөрү, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, республикага инвестицияләр җәлеп итү, ватандашлар белән алар булган илләрдә һәм төбәкләрдә хезмәттәшлек итү.

«2023 елда ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем эшчәнлеге дәвам итте, – дип сөйләде Герман Лернер, – төркем составына 39 кеше керә – башкарма хакимият органнары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республика вәкиллекләре вәкилләре. Татарстан вәкиллекләре тәкъдимнәрне үтәү буенча өзлексез эш алып баралар, партнерлар – эзләнүдә, сөйләшүләр үткәрү һәм килешүләргә кул куюда ярдәм күрсәтәләр».

Герман Лернер сүзләренчә, эшче төркемнең мөһим юнәлешләренең берсе – хезмәттәшлекнең килешү базасын камилләштерү һәм үстерү. Быел чит ил һәм Россия регионнары партнерлары белән аларны гамәлгә ашыру буенча 7 килешү һәм чаралар планы төзелгән.

2023 елда гамәлгә ашырылган иң әһәмиятле проектлар арасында Герман Лернер Әзербайҗанның Җәбраил районында «Араз үзәнлеге икътисадый зонасы» сәнәгать паркы территориясендә «Auto Leasing Azerbaijan» сервис үзәген ачуны атады.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү берләшмәсе белән берлектә эшләвен аерым билгеләп үтте. Әйтик, быел республиканың рәсми делегацияләре Беларусь Республикасына, Ульяновск өлкәсенә һәм Мәскәүгә сәфәрләре барышында эшлекле даирә вәкилләре, ватандашлар һәм татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашкан. Ел дәвамында шулай ук Төркмәнстан, Үзбәкстан, Мисыр, Әзербайҗан Республикасы, КХР, Ставрополь һәм Байкал аръягы краена бизнес-миссияләр оештырылган.

Утырышка йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы һәм Координация советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда эшнең яңа формаларын эзләү мөһим, шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә кардәшлек бәйләнешләре урнаштыру аша да. 

Тулырак ТР Дәүләт Советы сайтында:

https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/2630.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International