Татарстан экспортерлары Словакия базары белән кызыксына

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу турыда РФнең Словакия Республикасындагы Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь белән Татарстан предприятиеләренең онлайн очрашу вакытында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте. Анда шулай ук Россиядә Словакия Сәүдә сәнәгать палатасы вәкиле Дольник Йозеф катнашты.

«Бүген очрашуда Татарстанның 40тан артык предприятиесенең катнашуы безнең экспортерларның Словакия Республикасы белән хезмәттәшлекне саклап калуга кызыксынуын күрсәтә, – диде министр. – Шулай ук 2023 елның гыйнварында Саба районында Словакиянең «Бранко Нитра» компаниясенең күркә инкубаторы – проекты ачылуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу Словакия белән ике яклы хезмәттәшлекнең иң уңышлы мисалларының берсе. Проект Татарстан дәүләт хакимияте органнарының, Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиллегенең һәм Татарстан Республикасының Көнчыгыш Европадагы вәкиллегенең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә мөмкин булды». Сергей Ступарь хәбәр иткәнчә, авырлыкларга карамастан, бизнес хәлне чишү юлын эзли. Санкцияләр компанияләр арасындагы эшне катлауландырды, логистикага йогынты ясады, әмма шулай да ике илнең предприятиеләре хезмәттәшлек юлларын таба, бу Россия һәм Словакия арасындагы үзара хезмәттәшлек тәрәзәсе буларак БДБ илләре белән товар әйләнешен арттыруга да тәэсир итә, – дип әйтте ул. – Словакия бизнесы күп яктан Россия белән хезмәттәшлекне саклауга омтыла. РФ Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан кертелгән электрон визалар кайбер илләр өчен, шул исәптән Словакия өчен дә, безнең үзара эшчәнлеккә нәтиҗәле йогынты ясаячак.

Ул билгеләп узганча, быелның 8 аенда Россия белән Словакия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2,8 млрд евро тәшкил иткән, шуның 2,6 млрд – Россиядән экспорт, аның төп өлеше – энергия ресурслары. Шул ук вакытта яшел энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлек көннән-көн актуальләшә бара.

Очрашуда катнашучылар Словакия белән, шул исәптән нейтраль территориядә, «Иннопром» күчмә күргәзмәләре ярдәмендә бизнес-элемтәләр урнаштырырга килештеләр, алар, аерым алганда, Үзбәкстанда һәм Казахстанда үткәрелә. Бу уңайдан Олег Коробченко Татарстанда уздырыла торган халыкара зур чаралар турында да искә төшерде, аларга Сергей Ступарь һәм Йозеф Дольникны чакырды:

  • TatEnergyExpo-2024 энергетика күргәзмәсе (апрель, 2024);
  • «Россия - ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы (май, 2024);
  • Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2024 (август, 2024);
  • БРИКС илләре саммиты-2024 (октябрь, 2024);
  • «Россия - Кытай» халыкара форумы (ноябрь, 2024).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International