Татарстан командасы һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатында 24 медаль яулаган!

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан җыелма командасы  һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы үткән Санкт-Петербургтан кайтты. Ул 24 компетенциядә 24 алтын һәм тугыз көмеш һәм бронза медаль яулаган. Медальләр саны буенча республика икенче урынны алган. Ә җиңү өчен Россиянең 62 төбәгеннән 700ләп финалист көрәшкән. Чемпионатка шулай ук Белоруссия, Әзербайҗан, Вьетнам, Сүрия һәм башка илләрдән дә делегацияләр килгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан җыелма командасы составына 40 компетенция буенча ярышкан 65 конкурсант һәм 45 эксперт-остаз кергән иде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «Сәнәгать» номинациясендә 20 компетенция беркетелде (көллиятләр студентлары өчен – 12, мәктәп укучылары өчен – 8). Аларның яртысыннан артыгы призлы урыннар яулады: – 2 алтын медаль (реверсив инжиниринг, ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре – юниорлар); – 4 көмеш медаль (прототиплар ясау (аддитив җитештерү) – юниорлар, сәнәгать механикасы һәм монтаж, реверсив инжиниринг – юниорлар, металл белән слесарь эше – юниорлар); – 5 бронза медаль (мехатроника, автомобиль буяу – юниорлар, фрезер универсаль станокларда эшләү, эретеп ябыштыру технологияләре, металл белән слесарьлык эше).

Призерларны «Профессионаллар» чемпионатында лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International