Сәүдә килешүләреннән – Кытай җитештерүләрен локальләштерүгә

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Кытай эшлекле даирәләренә шундый чакыру белән чыгыш ясады. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Делегация Кытай капиталы катнашында төзелгән «Гринвуд» бизнес-паркында булды. Инфраструктура үз эченә кунакханә, конгресс-үзәк, сөйләшүләр, банк һәм башка бүлекчәләрне ала. Бизнес-парк территориясендә 12 мең хезмәткәр эшли. Мәйданчыкта 300дән артык төрле компаниянең штаб-фатирлары һәм офислары тәкъдим ителгән, алар арасында 170 Кытай компаниясе бар.

Татарстан Рәисе республика территориясендә бизнес-парк филиалын ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, ТРда Кытай эшкуарларының бизнес-миссияләрен оештыру мәсьәләсе дә каралды.

«Татарстан җитештерүчеләренең Кытай базарында нинди продукциягә ихтыяҗы булачагын анализларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә: энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүдән алып АСК, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләренә кадәр.

«Без Кытайдан инвестицияләрне актив җәлеп итәбез. Бездә уңышлы эшләүче Кытай компанияләренең мисаллары бар. Көнкүреш техникасы җитештерүчеләрнең берсе "Хайер" республикада инде 5 завод төзеде. Мондый мисаллар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш дип саныйм. Сәүдә килешүләреннән Кытай җитештерүләрен локальләштерүгә активрак күчәргә кирәк»,

– диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International