29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «2022 елның иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының төбәк этабы җиңүчеләренә һәм призерларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Бүләкләү Министрлык бинасында узды.
Конкурс ел саен үткәрелә һәм предприятиеләр арасында иң яхшы практикаларны ачыклауга һәм аларны алга таба тиражлауга юнәлдерелгән. Быел номинацияләр саны бишкә кадәр арттырылды, ә катнашучылар 46 оешма булды.
«Бүген остазлык темасы квалификацияле кадрлар кытлыгы шартларында кискен тора. Белем бирү һәм яңа белгечләрне компания таләпләренә тиз яраклаштыру мөһим, – дип билгеләп үтте Олег Коробченко һәм тәҗрибә турында билгеле бер әкиятне искә төшерде. – Директор ватылган станокны эшләтеп җибәрүчегә 1 млн.сум премия вәгъдә итә. Олы яшьтәге слесарь тирә-яклап йөри-йөри дә, станокка чүкеч белән китереп чыга һәм ул эшләп китә. Эше турындагы хисапта: бер суккан өчен – 1000, кая сугарга кирәклеген белгән өчен – 999 мең», – дип яза. Бүләкләнүчеләр арасында: «Татнефть-Пресскомпозит», «Казан вертолет заводы», «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы», «Татнефть» ГАҖ «ТатНИПИнефть» институты, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» һәм башкалар. Тулы исемлек – Министрлык сайтында.
Төбәк этабында җиңгән барлык предприятиеләр конкурсның Бөтенроссия этабында катнаштылар. Аның нәтиҗәләре 7 декабрьдә ясалачак.