Татарстанга электрон калдыкларны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Республика рәисенә электрон калдыкларны һәм пластикны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасында уртак предприятие булдыру идеясе белән «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында Чехиянең Praktik System компаниясе вәкиле Томаш Навратил чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Предприятиедә көнкүреш техникасыннан (суыткычлардан, телевизорлардан, кер юу машиналарыннан һ.б.) һәм иске автомобильләрдән пластмассалар алырга җыеналар. Планлаштырылган куәте – елына 50 мең тонна калдык.

Проект уңышлы эшли башласа, БРИКС+ илләре өчен электрон калдыклар һәм пластик буенча комплекслы чишелеш эшләнә ала.

Рөстәм Миңнеханов  Олег Коробченкога Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре катнашында очрашу уздырырга тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук түбәндәгеләрне дә күрсәттеләр:

  • ​органик һәм медицина химиясе өчен ясалма интеллектның модульле платформасы;
  • 3Д-принтерлар өчен керамик материаллар һәм технологияләр мөмкинлекләре, аерым алганда, югары температуралы турбохимик реакторлар проекты;
  • «Росатом» дәүләт корпорациясенең һәм «Иннополис» мәгълүмат эшкәртү үзәгенең ИТ-инфраструктура һәм программа чишелешләре;
  •  «МойОфис» күп продуктлы платформасы – аралашу һәм эшләү өчен өстәл, мобиль һәм веб-кушымталар җыелмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International