«Товар әйләнешен 1 миллиард долларга кадәр арттыру бурычы куелды»

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бу хакта 27 ноябрьдә Үзбәкстанның төбәк палаталары җитәкчеләре алдында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте. Алар катнашында семинар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.

Министр искәрткәнчә, 2022 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1,5 тапкырга арткан. Бу күрсәткеч соңгы елларда иң яхшысы булып тора.

«Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 октябрьдә узган очрашуда бу күрсәткечне 1 млрд.долларга кадәр арттыру бурычын куйдылар. Безгә аңа ирешү өчен мөмкин кадәр күбрәк көч куярга кирәк», – дип ассызыклады ул.

Бүгенге көндә төп экспорт: җир өсте транспорты чаралары, пластмасса, җиһазлар һәм механик җайланмалар, агач, азык-төлек продуктлары. Импорт: пластмасса, әзер тукыма әйберләре, кием әйберләре һәм киемгә кирәк-яраклар, җир өсте транспорты чаралары.

Үзбәкстан белән КАМАЗ, «КЭР-Холдинг» ИК, КМПО, ЕлАЗ, ТНГ-Групп, «Обувная компания Барс» һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Министр Татарстан «Химград»ы белән берлектә ачылган Чирчик, Джизак технопаркларының Үзбәкстанда эшләве һәм «Алабуга» белән тагын бер сәнәгать мәйданчыгы булдыру турында сөйләде.

Ул шулай ук үзбәк коллегаларын 2024 елда Казанда зур күргәзмәләрдә, форумнарда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International