ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хезмәт күрсәтү бәясен җайга салу өчен газга тоташтыру буенча бердәм оператор билгеләргә тәкъдим итте

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республикада җир участогы эчендә газга тоташтыру буенча бердәм оператор билгеләргә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта мондый хезмәтне 100гә якын оешма күрсәтә һәм аларның эш бәясе берничек тә көйләнми. 

«2023 елга Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән Татарстанда газ җиһазларын техник тоташтыруга тариф ставкасы билгеләнде. Бу – 64 мең сум. Шул ук вакытта Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләре белән подрядчылар тарафыннан гариза бирүченең капиталь төзелеш объектын челтәргә тоташтыру буенча эшләрнең чын бәясен анализлады. Заказчы материаллары белән бәя уртача – 15-60 мең сум, подрядчы материаллары белән 70-120 мең сум тәшкил итә. Билгеле, кайбер категория гражданнар өчен хезмәтнең базар бәясе мөмкин түгел, бу кайбер районнарда газлаштыру программасында халыкның активлыгы түбән булуның бер сәбәпчесе булып тора», – дип билгеләп үтте Олег Коробченко һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошинга әлеге эшнең бердәм операторын билгеләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. 

Бер вариант – дәүләт катнашында оператор булдыру. Бу газлаштыру мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк: халык белән эш алып бару һәм җитештерү-монтаж эшләрен башкару.

Министр шулай ук мохтаҗ гражданнарга бер тоташтыруга 100 мең сумнан да ким булмаган күләмдә социаль ярдәм чаралары – субсидияләр турында да искә төшерде. Бу максатларга 2023 елга республикада 261 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта әлегә 763 кеше генә субсидия сорап мөрәҗәгать иткән, ә  719 гариза бирүче 70 млн сум алган. Шуңа бәйле рәвештә министр район башлыкларыннан потенциаль хезмәт алучылар белән адреслы эш оештыруны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International