Безнекеләр өчен җан атабыз! Татарстаннан 65 конкурсант «Профессионаллар» чемпионатында катнашачак

2023 елның 24 ноябре, җомга

Санкт-Петербургта беренче тапкыр һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы уза.

Татарстан Республикасы 40 компетенциядә 65 конкурсант һәм 45 эксперт белән тәкъдим ителә.

Финал 29 ноябрьгә кадәр «Экспофорум» ККҮ һәм Санкт-Петербург көллиятләре мәйданчыкларында көллиятләрнең студентлары өчен 35 компетенция һәм мәктәп укучылары өчен 20 юниор компетенциясе буенча узачак. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнаша. Әйтик, 23 ноябрьдә Татарстаннан «Мехатроника», «Сәнәгать механикасы», «Универсаль токарь станокларында эшләү» һәм Министрлыкка беркетелгән башка компетенцияләр буенча экспертлар белән очрашулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International