Инженерлык бумы: Татарстанда «Ел инженеры 2023» конкурсына 339 катнашучы гариза биргән!

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

«Ел инженеры» IV республика конкурсына узган елга караганда 60 гаризага күбрәк  бирелгән. Читтән торып уза торган турда катнашучы 339 кешенең 109ы сайлап алынган. Бу хакта 23 ноябрьдә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, Конкурсның оештыру комитеты рәисе урынбасары Родион Карпов катнашында узган оештыру комитеты утырышында билгеле булды.

«Быел без конкурска зур кызыксыну булуын күрзәтәбез. 68 җитештерү компаниясе һәм югары белем бирү оешмаларыннан 339 татарстанлыдан гариза алынды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча турыдан-туры турда катнашу өчен 116 гариза тәкъдим ителде, шуларның 7се үз казанышларын берничә номинациядә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә финалга 109 кеше чыкты», – дип аңлатма бирде Родион Карпов.

Гаризалар саны буенча иң популярлары булып «Машина төзелеше» (53) һәм «Авиация сәнәгате» (47) номинацияләре тора. Конкурс җитештерүнең 12 тармагында өч яшь категориясендә («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык») катнашучыларны үз эченә ала.

30 ноябрьдә финалистлар өчен семинар узачак, аның кысаларында пленар сессия, мастер-класслар, тренинглар планлаштырылган. Ә 1 декабрьдә «Корстон» ККРК конкурсантлар комиссиягә инженерлык буенча үз казанышларын тәкъдим итәчәкләр. Яклау нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International