Татарстанда беренче криоген баклар җитештерелә башлады

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«РариТЭК-Газомотор ягулык системалары» компаниясе, «РариТЭК Холдинг» АҖнең бүлендек предприятиесе Чаллыда криоген баклар әзерләү буенча уникаль линияне эшләтеп җибәрде. Бу шәһәрнең генә түгел, ә төбәкнең дә сәнәгать тармагында беренче шундый проект. Чарада «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Импортны алмаштыру кысаларында төзелгән проектка инвестицияләр 250 млн сум тәшкил итә. 1,5 мең кв.м мәйданлы производствоны әзерләүгә һәм предприятиенең техник документациясен эшләүгә бер ел киткән. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 25 яңа эш урыны булдырылган.

Яңа линия хәзер үк Россиядә актив үсештә булган газ-мотор ягулыгы базары һәм, аерым алганда, нәкъ менә Татарстанда тупланган газ-мотор техникасы җитештерүчеләр кластеры сорауларына җавап бирергә әзер. Беренче чиратта, зур күләмдә табигый газны компактлы саклау өчен оптималь чишелешләр ихтыяҗын канәгатьләндерә. Криоген ягулык системалары шундый өстенлекле чишелешләрнең берсе.

Мәсәлән, Россия базарына ихтыяҗ, аналитиклар мәгълүматлары буенча, хәзер елына 5 мең бак тәшкил итә. Яңа РариТЭК линиясенең җитештерү куәтләре бу сорауның зур өлешен каплый, ул елына 3 меңгә кадәр бак чыгарырга сәләтле. Предприятие тарафыннан магистраль транспорт, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен СПГ газын саклауның компоновка чишелешләре эшләнгән. Номенклатура рәтләре: 150 л алып 1000 л кадәр.

«РариТЭК-ГТС»та билгеләп үтелгәнчә,  яңа линиядә җитештерелгән криоген бакларның төп өстенлеге ватан материалларын һәм комплектлау детальләрен кулланудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International