Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

«Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсы дәвам итә. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.

Катнашучыларга  Конституция нигезләре турында 10 сорауга җавап бирергә кирәк. Тестны үтү өчен 10 минут вакыт бирелә. Җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр, ә тестны узган һәр катнашучы электрон сертификат алачак.

Конкурсның приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итә. 10 җиңүче каралган.

Конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак. Онлайн-конкурска нәтиҗәләр 30 ноябрьгә кадәр ясалачак. Конкурста 3 миллионнан артык кеше катнашкан инде. Татарстаннан 40 000 артык кеше кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International