13 ноябрьдә «Иннополис» МИЗ территориясендә басма платаны өслектән монтажлау һәм әзер эшләнмәләр җыю буенча «АйСиЭл-КПО ВС» АҖ заводын ачу тантанасы булды. Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Василий Шпак билгеләп үткәнчә, яңа югары технологияле производство барлыкка килү – илебезнең электрон сәнәгате үсеше өчен мөһим момент.
«ICL-ның технологик үзгәрешләр өлешендә үсүен, технологик чылбырын киңәйтеп, өстәмә кыйммәтне арттырып, яңа эш урыннары булдыруын теләр идем», – диде ул.
Яңа мәйданчыкта конвейер җыю участокларын, шулай ук басма платаларны монтажлауның автомат линияләрен үз эченә алган җитештерү җәелдереләчәк. Беренче этапта завод елына 300 000 система платасы чыгара алачак, аннан соң күләме 1 млн. эшләнмә булачак.
Хәзерге мәйданчык базасында тулы цикллы яңа, масштаблы җитештерү комплексын эшләтеп җибәрү компанияләр төркеменә җитештерү куәтләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу заказларның зур күләмнәрен үтәргә һәм җиһазлар җитештерү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, ә бу исә импортны алмаштыру реалийларында мөһим фактор булып тора.