Родион Карпов: «Татарстан елдан-ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруның югары дәрәҗәсен күрсәтә»

2023 елның 10 ноябре, җомга

10 ноябрьдә Чаллыда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат туры узды. Журналистларга илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике уңышлы мисалын күрсәттеләр. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

«Татарстан елдан-ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруның югары дәрәҗәсен күрсәтә, –дип билгеләп үтте Родион Карпов. – Татарстан предприятиеләре җитештерү күләмен һәм өстәмә кыйммәтне арттыру буенча реаль нәтиҗәләр күрсәтә. Дәүләт чыгымнары 637 млн.сум булганда, өстәмә кыйммәт үсеше 21,3 млрд. сум тәшкил итә. Хезмәт җитештерүчәнлегенең уртача үсеше – 37,2 %»

 Илкүләм проектта катнашучылар – «КАМА-Энергетика» ҖЧҖ һәм «АЗ» РариТЭК» ҖЧҖ илкүләм проектны гамәлгә ашыруның практик тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

КАМА-Энергетика  газ поршеньлы электр станциясен ясау процессын оптимальләштергән. Нәтиҗәдә, процессның дәвам итү вакыты 21%ка (14 тәүлектән 11 тәүлеккә кадәр) кимегән, җитештерү 38%ка арткан (аена 1,6 данәдән 2,2 гә кадәр). Икътисадый нәтиҗә 33,9 млн.сум тәшкил итә.

«РариТЭК» автомобиль заводы lotos бренды белән заманча, экологик чиста шәһәр автобусларын җитештерү процессын оптимальләштергән. Нәтиҗәдә, процесс 39%ка (328 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр) кыскартылган, җитештерү 43%ка (сменасына 0,7 данәдән 1 гә кадәр) арткан. Икътисадый нәтиҗә 28,7 млн.сум тәшкил итә.

Предприятиеләр реаль нәтиҗәләргә җитештерү һәм офис процессында гади идарә итү чишелешләре хисабына ирешәләр. Ә эчке резервларны табарга һәм предприятиеләргә нәтиҗәлелекне арттырырга федераль һәм төбәк компетенция үзәкләре экспертлары ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International