Бу хакта 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Кытай тимер юл алтынчы корпорациясе делегациясе белән очрашуда әйттеләр. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Радион Карпов катнашты.
Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе – ул Кытайның эре төзелеш корпорациясе, тимер юл линияләре, автомагистральләр, биналар һәм шәһәр коммуналь корылмалары, күперләр, тоннельләр, портлар һәм су юллары, станцияләр, вокзаллар һ.б. төзү өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыра.
Очрашуда Татарстанның Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итүен ассызыкладылар. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 58%ка арткан һәм 1,6 миллиард доллар тәшкил иткән.
Яклар уртак проектларның перспективалары турында фикер алыштылар, аерым алганда, «Алабуга» МИЗда Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү турында сүз барды.