Татарстан делегациясе Үзбәкстанга килде

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

7 ноябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин эш визиты белән Каракалпакстан Республикасында (Үзбәкстан). Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында килде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 290 млн доллардан артып киткән. Бу елның алты аенда ул 147,7 миллион долларга җитеп, 30% үскән.

Делегация элеккеге Каракалпакстан территориаль мамык терминалы биналарын карады. 7 мең квадрат метр мәйданлы объект Нукус үзәге янында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ һәм «Химград» АҖ җитәкчелегенә территориянең потенциалын өйрәнергә һәм биредә урнаштырылырга мөмкин булган проектларны анализларга кушты.

Моннан тыш, Татарстан делегациясе «Prime electric engineering» предприятиесендә дә булды, анда аларга җитештерү линиясен күрсәттеләр, Каракалпакстан территориясендә салым ташламаларының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Завод Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев инициативасы белән төзелгән. Предприятиедә көнкүреш техникасы җитештерелә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанның Жокаргы Кенес (парламенты) рәисе Аманбай Орынбаев белән дә күреште.

Очрашуда парламент башлыгы ассызыклаганча, бүген Россия Каракалпакстанда җитештерелгән товарларны төп кулланучы булып тора. Татарстан белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, ул төбәкара эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Каракалпакстан җитәкчелеге, Татарстан тәҗрибәсен исәпкә алып, махсус зона оештыру һәм Чирчикта мондый проектларны уңышлы тормышка ашыру инициативасы белән дә чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International