Раритэк Холдинг Россиянең беренче газ моторлы тракторын тәкъдим итте

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

XII Петербург халыкара газ форумында «Раритэк Холдинг» АҖ авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника яңалыкларын тәкъдим итте.

Форумда катнашучыларның һәм кунакларның игътибарын түбәндәгеләр җәлеп итте:

  • Ростсельмаш-2375 газ моторындагы трактор үрнәге, двигателе – 380 ат көче (модель сыекландырылган табигый газ белән эшләү өчен югары куәтле авыл хуҗалыгы тракторларын үзгәртеп коруның беренче тәҗрибәсе һәм дизель ягулыгындагы эталон үрнәгеннән 12%ка зуррак җитештерүчәнлек күрсәтә);
  • ССК белән берлектә эшләнгән «МТЗ-Татарстан» –  Беларус-1221GT тракторы,MMZ-262NG двигателе сертификация сынауларын  уңышлы үткән (трактор туфракның теләсә кайсы төрендә һәм теләсә кайсы климат зонасында бертигез яхшы эшли, ә куәт запасы чикләнгән вакытта зур мәйданнарны эшкәртергә мөмкинлек бирүче киң тоткарлыклы авыл хуҗалыгы коралларын кулланырга мөмкинлек бирә).

Презентация ахырында  ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында  сыекландырылган табигый газда эшләүче газ-мотор техникасын  Газпром трансгаз Казан оешмасына файдалануга тапшыру тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International