Татарстан Республикасы «Ышанычлы ориентир» номинациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүче булды. Диплом Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога тапшырылды.
Рейтинг нәтиҗәләре 1 ноябрьдә Петербург халыкара газ форумы кысаларында игълан ителде.
Игътибар итегез, бүген Татарстан Россиядә газ-мотор ягулыгын үстерү буенча алдынгы позициядә тора. Республикада узган 10 ел эчендә кысылган табигый газ сату күләме 16 тапкыр арткан, автомобиль газ тутыру компрессор станцияләре саны 4,5 тапкырга һәм газ-мотор техникасы саны 26 тапкыр диярлек арткан. Татарстанда барлыгы 45 АГНКС эшли.