Татарстан предприятиеләре «InRussia» халыкара күргәзмәсендә катнаша

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

26-27 октябрьдә Ставрополь краенда Россия һәм дустанә илләрнең сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә багышланган халыкара эшлекле конференция һәм «InRussia» күргәзмәсе уза.

Татарстан стендында түбәндәгеләр бар: Казан вертолет заводы, «Мастер» КИП Питон Кама, РариТЭК Холдинг, КЭР-Холдинг ИК, Штайнблок ГК һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.

Конференция һәм күргәзмә кысаларында делегацияләр башлыклары һәм партнерлык сессияләрендә катнашучылар белән очрашулар, рәсми булмаган аралашуда катнашу – эшлекле элемтәләр биржасы һ.б. планлаштырылган. Шулай ук ТР Сәнәгать кластеры белән Ставрополь краеның Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров «Сәнәгатьтә креатив проектлау һәм төзү» сессиясендә «Инновацион продуктлар һәм алымнар кулланганда биналар төзү һәм эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү» темасына чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International