Бу хакта әйтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Үзбәкстан матбугат чараларына биргән интервьюсында хәбәр итте.
«Без тәҗрибә уртаклашырга, партнерлар табарга, яңа предприятиеләр ачарга, импорт һәм экспорт мөмкинлекләреннән файдаланырга, аерым бүлекчәләр булдырырга килдек. Бүгенге көндә Үзбәкстанда Химград тәҗрибәсе нигезендә яхшы сәнәгать мәйданчыклары булдырыла. Чирчикта 34 проект буенча эш алып барылган сәнәгать паркы бар, Җиззәхтә мәйданчык булдырыла, башка парклар ачу буенча эш алып барыла. Моның өчен монда мәйданнар гына түгел, энергия ресурслары, икътисадый ярдәм чаралары да бар, –диде министр. – Татарстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре монда партнерлар һәм яңа бизнеслар булдыру мөмкинлекләрен табар дип уйлыйм. Нефть эшкәртү, полимер, полиэтилен эшкәртү кебек юнәлешләр Үзбәкстан һәм бөтен Урта Азия базарларына товарлар җибәрү тәрәзәсен ачачак».
Ул әйтеп узганча, Татарстан компанияләре өчен Үзбәкстанда уртак производстволар эшләтеп җибәрү урынлы, чөнки җирле чимал һәм кадрлар якын.
«Бу безгә бүгенге көндә башка юл белән алып булмый торган товарлар һәм чималны импортлау һәм экспортлау мөмкинлеген бирәчәк», – дип билгеләп үтте Олег Коробченко.
Исегезгә төшерәбез, Шәүкәт Мирзиёев белән Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә 17-20 октябрьдә Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе – Үзбәкстанда билгеләнгән планнарны тормышка ашыру максатыннан җавап визиты белән.
19 октябрьдә Татарстан делегациясе «Джизак» технопаркында булды, анда технопарк җитәкчелеге белән очрашты һәм «Deya» кондитер фабрикасын карады, шулай ук ул Җиззәх аккумулятор заводында булды. Моннан тыш, Олег Коробченко Җиззәх өлкәсе хакиме Эргаш Салиев белән дә очрашты.