19 октябрьдә А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында дөнья океаны шельфын тикшерү өчен 03182р проектының ике корабы корпусына нигез салу тантанасы булды.
Судноларга Совет хәрби җитәкчесе һәм совет хәрби разведчигы хөрмәтенә Михаил Нефедов һәм Николай Зуйков исемнәре бирелде.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты. Ул чарада катнашучыларны, кунакларны сәламләде һәм истәлекле вакыйгалар – яңа фәнни-тикшеренү судноларына нигез салу һәм заводка нигез салуның 128 еллыгы белән котлады.
«128 ел – ул әһәмиятле дата. Татарстанда гына түгел, Россиядә дә Зеленодольск судно төзү заводы кебек бай тарихка ия булган предприятиеләр күп түгел. Үсешенең барлык этапларында ул һәрвакыт куелган бурычларны үтәде, чыгарыла торган продукциянең югары сыйфатын тәэмин итте», – диде ул.
Дөньякүләм океанографик тикшеренүләр һәм шельф зонасы өчен билгеләнгән фәнни-тикшеренү суднолары – 03182р проекты кораблары. Корабльләрдә фәнни-тикшеренү эшләре алып бару өчен лабораторияләр урнашкан. Алар диңгез кичүнең югары дәрәҗәле сыйфатларына, зур автономлыкка һәм уңайлы тереклек шартларына ия.