РФнең Абхазиядәге сәүдә вәкиле: «Абхазия – импортер ил булып тора. Сәнәгать һәм азык-төлек товарларының 70% диярлек читтән кертелә»

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

10 октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Родион Карпов  җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Абхазия Республикасындагы Сәүдә вәкиле  Залина Кобесова белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.

 
Абхазиядә РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Абхазия Республикасы импортлаучы ил булып тора. Сәнәгать һәм азык-төлек товарларының 70% диярлек Абхазиягә читтән кертелә, һәм бу, нигездә, Россия продукциясе.
  • Ел саен туристлар агымы арта, бу төрле категорияле товарлар куллануның артуына китерә.
  • Сәүдә вәкиллеге үз продукциясен экспортлау мәсьәләсе буенча Татарстан компанияләренә ярдәм итәргә әзер.
  • Абхазиядә логистика инфраструктурасы үсеш ала. Сухум шәһәре аша Төркиягә контейнерлар актив рәвештә җибәрелә. Бу зур, күләмле йөкләр өчен оптималь чишелеш. Новороссийск диңгез порты аша җибәрүгә караганда уңайлырак.
  • Хәзерге вакытта илләр арасында инвестиция эшчәнлеге турында килешү әзерләнә, ул Россия инвесторларына Абхазиядә өстенлекләр пакетына һәм инвестицияләрне яклауга ия булырга мөмкинлек бирәчәк. Барысы да инвесторларны җәлеп итү өчен эшләнә һәм Россия инвесторлары өстенлекле булып тора.
  • Абхазия Республикасы белән эшләүнең төп өстенлекләре:

- бердәм рубль зонасы (Республикада 10 банк эшли, алар рубль һәм валюта килешүләрен үткәрергә мөмкинлек бирә);

 ⁃ охшаш таможня һәм тариф мәйданы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International