«Ел инженеры» IV республика конкурсының гаризалар кампаниясе дәвам итә

2023 елның 7 октябре, шимбә

Кичә Татар-информда «Ел инженеры» IV республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды.  Конкурска старт бирү турында сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, КНИТУ тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Альбина Шәвәлиева, конкурс комиссиясе әгъзасы Роман Сухарь һәм 2022 елда конкурста җиңүче Тимур Билалов сөйләде.

Родион Карпов сүзләренә караганда, әлеге конкурсның уникальлеге шунда, ул җитештерүнең 12 тармагында өч яшь категориясендә катнашучыларны колачлый.

Категорияләр:

«Булачак инженерлар» – югары белем бирү мәгариф программалары – бакалавриат программалары, специалитет программалары, магистратура программалары буенча белем алучылар.

«Яшьлек, уңыш, перспектива» – 35 яшькә кадәр, вазыйфаи бурычлары инженерлык эшчәнлеге белән бәйле югары белемле предприятиеләр хезмәткәрләре, йә инженерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, аспирантлары;

«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» – 35 яшьтән өлкәнрәк, вазыйфаи бурычлары инженерлык эшчәнлеге белән бәйле югары белемле, югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре,  инженер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче эшчеләр.

Өч ел эшләү дәверендә анда 816 кеше катнашкан (2019 елда – 258 катнашучы, 2021, 2022 елларда – 279).

«Конкурс мөһим һәм кирәк, теләсә нинди җитештерү өч баганадан тора – хезмәт кешесе, инженер составы һәм предприятие җитәкчеләре.  Бергә булганда без таулар күчерергә сәләтле. Бу конкурс – безнең производствоны үстерергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә торган «шестеренкаларның» берсе», – диде Родион Карпов.

Заявка кампаниясе 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, турыдан-туры өлеше 30 ноябрьгә планлаштырылган.

 ИНЖЕНЕРГОДАРТ.РФ сайтында гариза бирергә һәм конкурс шартлары белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International