6 октябрьдә Чаллыда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын тантаналы ачу булачак.
Быел «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда 11 нче мәртәбә уздырыла. Быелгы фестивальнең приз фонды 4 млн. сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата приз алачак, «Безнең заман герое» дигән махсус призы иясе 350 мең сум алачак. Җиңүче командалар һәм фестиваль лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган елның Гран-при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы булды. «Безнең заман герое» призын «КАМАЗ» ГАҖ командасына тапшырдылар.
Традиция буенча фестивальнең зона этапларында катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә ярышалар. Команданың суперфиналында шулай ук «Безнең предприятие – безнең ил горурлыгы» визит-презентациясен әзерлиләр.
Беренче зона этабы 200дән артык катнашучыны җыячак. Чаллы этабында катнашу өчен республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан 30га якын гариза бирелгән, шәхси зачетта – 40 ка якын гариза. Чаллы этабында биш команда катнашачак, алар гомумкоманда зачетында җиңү өчен көрәшәчәк: КАМАЗ, KAMA TYRES предприятиесе, Аммоний, Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Түбән Кама нефть химиясе.
Киләсе зона этабы Әлмәттә 13-14 октябрьдә узачак, һәм йомгаклау этабы Казанда 20-21 октябрьдә узачак. Зональ турларның лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак, ул 17-18 ноябрьгә планлаштырылган һәм Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында узачак. Гала-концерт Казан «Пирамида»сында 20 ноябрьдә булачак.
2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уза.
Тулырак мәгълүматны 7 (927) 240-00-17 телефоны буенча белергә мөмкин.