Финляндиядә РФ Сәүдә вәкиле: «Финляндия предприятиеләре Россия белән хезмәттәшлеккә кызыксыну саклый»

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус җитәкчелегендә Финляндиядә РФ Сәүдә вәкиле Евгений Рубинчик белән онлайн-очрашу узды.  Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.

Финляндиядә РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • 2022 елда Россия экспорты һәм импорты фин портлары аша 67%ка кимегән, транзит аша ташулар да – 30%ка.
  • Хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре түбәндәге өлкәләрдә бар: сәнәгать, ИКТ, энергетика, машина төзелеше, процессларны автоматлаштыру.
  • Татарстанның махсус икътисадый зоналары – республиканың горурлыгы һәм бу хакта Финляндиядә дә яхшы билгеле.  Финляндия предприятиеләре Россия белән хезмәттәшлекне дәвам итү яклы.
  • Үзара сәүдә өчен яңа чынбарлык – фин икътисадында начар тенденцияләр, ЕС чикләү чаралары һәм Россия экспортерлары ягыннан кызыксыну кимү.

Онлайн-очрашуда шулай ук Россия ФТС Финляндиядәге вәкиле, «РЖД» ААҖ нең Финляндиядәге генераль вәкиле, «РУСКОН»  маркетинг буенча директоры ( «ДЕЛО» КТ экспедиторы) һәм ТР ның Финляндиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле чыгыш ясады.  Алар Финляндия белән хезмәттәшлекнең агымдагы торышы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International