«Наше время – Безнең заман» фестиваленә заявкалар кабул итү вакыты 5 октябрьгә кадәр озайтылды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Татар-информ агентлыгында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең заявка кампаниясен төгәлләү һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә фестивальнең сайлап алу этапларын башлап җибәрү турында матбугат конференциясе узды.  Спикерларның берсе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Родион Карпов  чыгыш ясады.

«Узган сезонда фестивальдә 185 предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты, ә үз талантларын 1600дән артык катнашучы күрсәтте, – диде Родион Карпов. – «Наше время – Безнең заман»ны 10 ел уздыру эчендә анда Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең 1 меңнән артык предприятиесенең 10 меңгә якын яшь хезмәткәре катнашты.

Ул Татарстан Рәисе ярдәме белән республикада иҗади сәләтле яшьләрнең мәдәни катламын саклау буенча уникаль система үсеш алуын әйтте, ул аларның иҗади һәм рухи ихтыяҗларын тулы күләмдә ачыкларга һәм гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, дип өстәде. Нәкъ менә шундый яшьләр креатив сыйныфның авангарды булып тора, аларның төп сыйфатлары – оешканлык, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек.

Родион Карпов хәбәр иткәнчә, бүгенгә катнашуга гаризаларны 100дән артык конкурсант биргән, шул исәптән Татнефть, Казан дәүләт казна дары заводы, Челтәр компаниясе, Ремдизель, КАМАЗ, Татэнерго, КМПО, Казаноргсинтез, Газпром Трансгаз Казан, Хайер Индастри Рус һәм башкалар.

«Фестиваль яңа буын кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим функция башкара. Ул яшь хезмәткәрләрне үз-үзләрен тормышка ашыру, уңышка ирешү, һөнәри теләктәшлекне арттыру һәм, шуның белән бергә, республиканың кадрлар потенциалын үстерү омтылышларында берләштерүгә ярдәм итә», – дип нәтиҗә ясады ул.

Быел «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда 11 нче мәртәбә уздырыла.  Катнашу өчен гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International