Олег Коробченко: «Сәнәгатьне цифрлаштырмыйча, тиз генә үстереп булмый»

2023 елның 22 сентябре, җомга

22 сентябрьдә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «Индустрия 4.0» секциясе эшенә йомгак ясады.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгының төп тезислары:

  • Kazan Digital week-2023 форумы – нәтиҗәле мәйданчык, анда сәнәгатьчеләр һәм ИТ-компанияләр идеяләр һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга, проблемалар турында фикер алышырга һәм аларны хәл итүгә якын килү юлларын билгеләргә мөмкин.
  • Сәнәгать предприятиеләренең бөтен экосистемасын үзгәртеп кору, иң яңа технологияләрне куллануга игътибар итү – катлаулы процесс. Ул программа өлешенә дә, аппарат өлешенә дә кагыла.
  • Чиктәш тармаклар өчен зур кумулятив эффектлы стратегик мөһим эшләнмәләрдә җитештерү процессларын проектлауны күчерү таләп ителә торган үтәли цифрлы технологияләргә аерым роль бирелә.
  • «Индустрия 4.0» трегы кысаларында 3 көн дәвамында 8 түгәрәк өстәл һәм секция, шулай ук «Демо-көн» форматында бер чара уздырыла. Биредә сәнәгать җитештерүләрен һәм энергетиканы цифрлаштыру, цифрлы дубликатларны проектлау, сәнәгать предприятиеләрен цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү һәм, әлбәттә, программа тәэминатында импортны алмаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
  • Докладлар белән РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгынннан, эре сәнәгатьтән («Ростех», «СИБУР», «Газпром нефть», «Камаз» һ.б.) 80 гә якын спикер чыгыш ясады.
  • Форумда 12 килешү имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International