Татарстан Республикасы Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко 22 сентябрьдә Казанның «Фортэкс» компанияләре төркеме» ҖЧҖдә күчмә киңәшмә үткәрде. Компанияләр төркеме җитәкчесе Рәүф Галәмов үсеш буенча планнар белән уртаклашты, алар арасында климат җиһазлары һәм тәрәзә конструкцияләре җитештерү буенча цехлар төзү дә бар. Үсеп килүче бизнеска ярдәм итү чаралары һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
«Фортэкс» компанияләре төркеме – Россиянең һәм Татарстанның алдынгы төзелеш компанияләренең берсе, ул төзелеш белән бәйле барлык хезмәтләр комплексын гамәлгә ашыра:
КТ җитештерүне модернизацияләүгә, станоклар сатып алуга инвестицияләр кертүне дәвам итә. Фортэкс катнашында төзелгән объектлар арасында – Әлмәттә Татнефтьнең административ биналары, Мәскәүдә (Сколково) «Татнефть» ГАҖ ФТҮ, Владимир шәһәрендә Арбитраж суды бинасы, берничә җитештерү объекты, Казанда «Леруа Мерлен», «Мега» сәүдә үзәкләре, «Метро», Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә берничә мәктәп, балалар бакчасы, боз сарайлары, бассейннар һәм спорт комплекслары бар.