22 сентябрьдә Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумы мәйданчыгында «Сәнәгатьтә цифрлы чишелешләр: суверенитетка курс» түгәрәк өстәле узды. Беренче түгәрәк өстәл модераторы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов булды.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиядә цифрлы трансформация лидерларының берсе булып тора.
«Республикада «Цифрлы сәнәгать профиле» бердәм платформасын булдыру эше актив алып барыла, – диде министрның беренче урынбасары. — Татарстанда предприятиеләрнең «цифрлы җитлегү» дәрәҗәсе 46,3% тәшкил итә. Лидерлар – «Камаз» - 82%, «Татнефть» - 71%, бу күрсәткеч Таиф-НК, Казаноргсинтез, Сетевая компания һәм башкаларда 60% тан артык тәшкил итә».
Ул шулай ук, ил җитәкчелеге тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр стратегик тармакларда үзебезнең ил программа тәэминатын өстенлекле куллануга күчүне тәэмин итү бурычы куелды, дип тә өстәде.
Түгәрәк өстәлдә спикерлар булып РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Ростех дәүләт корпорациясе, Softline Digital, СерчИнформа, ИТ-парк һәм МТС вәкилләре чыгыш ясады.
Алар технологик лидерлык, дәүләт идарәсендә цифрлаштыру инструментлары, ИТ-өлкәгә ярдәм итүнең дәүләт чаралары, сәнәгать предприятиеләре өчен цифрлы трансформация һәм импортны алыштыру һәм технологик суверенитет экспорты турында сөйләделәр.
Шулай ук түгәрәк өстәлдә ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм аның генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.