Бу хакта 21 сентябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев Kazan Digital Week 2023 халыкара форумында «Киләчәк шәһәрендә электр транспортын һәм заряд инфраструктурасын үстерү» сессиясендә хәбәр итте.
«Хәзер Татарстанда 180 заряд станциясе эшли һәм 2024 елда безаларның саны ким дигәндә 200 булыр дип планлаштырабыз, – диде Марат Миңнебаев. — 2023 елда без, Татарстанның бөтен территориясендә электр автомобильләренең тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен, федераль һәм региональ юлларга басым ясарга телибез. Заряд станцияләрен күбесенчә АЗСларда урнаштырырга ниятлибез.
Ул шулай ук узган атнада ТР Дәүләт Советы электрокар хуҗалары өчен транспорт салымына ташламалар кертү турындагы закон проектын хуплады, дип тә искәртеп узды.
Өстәвенә, ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, республика территориясендә 451 электротранспорт чарасы теркәлгән.