Илебезнең ИТ-чишелешләр экспортерлары Төркия базарында эшләү тәҗрибәләре турында сөйләячәк

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Kazan Digital Week халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында «Россия программа тәэминатының Төркия базарына чыгуы. Агымдагы вәзгыять һәм компанияләр тәҗрибәсе» темасына утырыш булачак.

Экспорт кертүләр җитлеккән ИТ-чишелешләрне үстерү һәм алга җибәрү өчен мөһим адым булып тора. Шул ук вакытта нәкъ менә Россия программа тәэминаты һәм аппарат чараларын көнчыгыш базарларга экспортлау ватан ИТ-компанияләре арасында актуальлек ала. Мондый перспективалы базарларның берсе – Төркия.

Утырыш 21 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Казан Экспо»да, 5А залында узачак.

Төркия Республикасының Казандагы Вице-консулы Танер Арыджан, РФнең Төркия Республикасындагы Сәүдә вәкиле Айдар Гашыйгуллин, Төркия  TÜYAFED программистлар федерациясе Мостафа Чалыш, Төркиядәге «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиле Тимур Сафин, Төркия интеграторлары һәм Россия ИТ-экспортерлары чыгыш ясар дип көтелә.

Утырыш спикерлары ИТ өлкәсендәге агымдагы Россия-Төркия хезмәттәшлеге турында сөйләячәкләр, Россия ИТ-чишелешләрен яңа базарларга чыгару өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итәчәкләр, экспортерлар Төркия базарында эшләүче Россия ИТ-компанияләре тәҗрибәсе белән таныштырачак.

Онлайн трансляция форум сайтында шәхси кабинетта булачак.

 Алдан теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International