Kazan Digital Week 2023 күргәзмәсендә сәнәгатьне цифрлаштыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Казанда 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы уза. Бүген тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм башкалар сәламләде.

«Бүгенге дөнья – цифрлы. Һәм монда булган һәрнәрсә безнең ил һәм бу чарада катнашучы илләр өчен зур гамәли әһәмияткә ия булачак», –  диде ТР Рәисе.

Пленар утырышта РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак  ватан радиоэлектроникасы һәм программа тәэминаты үсешенең нинди юл белән барачагы турында сөйләде.

«Безгә аппарат базасын үстерү кирәк. Технологик суверенитет булмаячак, димәк, үз электроникасы булмаса, сәяси суверенитет та булмаячак. Без моны соңгы елда тулысынча сиздек. Әмма шул ук вакытта без аңлыйбыз, электроникада технологик стекны (программа кораллары һәм технологияләр җыелмасы) тулысынча төзү бер илдә бик авыр һәм иң мөһиме – бик озак. Бүгенге көндә дөньяда бер генә илнең дә үз территориясендә тулысынча үз стегы юк. Кооперация кирәк. Бу безнең дус илләр белән кооперациядә технологик чылбыр төзү юлы. Бу хакта бүген Казанда сөйләвебез очраклы түгел», – диде ул.

Шулай ук форумның эшлекле программасы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк – 21 сентябрьдә темага түгәрәк өстәл узачак «Сәнәгать 4.0. Җитештерүдә һәм нефть-газ предприятиесендә цифрлы технологияләрне куллану» темасына түгәрәк өстәл утырышы булачак.

Сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру илнең уңышлы тармак икътисадын төзүнең нигезе булып тора. Сәнәгать предприятиесенең бөтен экосистемасын үзгәртеп кору, иң яңа технологияләрне куллануга игътибар итү – катлаулы процесс. Ул программа өлешенә дә, аппарат өлешенә дә кагыла.

Ватан ИТ-чишелешләрен үстерү өчен көчле этәргеч булып чит ил вендорларының Россия базарыннан китүе тора.

Түгәрәк өстәлдә Россиянең тармак чишелешләре тәкъдим ителәчәк, җитештерүләрдә илебезнең мәгълүмат системаларын кертү мәсьәләсе каралачак, түгәрәк өстәлдә катнашучылар ясалма интеллект технологиясен төрле тармакларда куллану перспективаларын бәяләячәк.

Түгәрәк өстәл эшендә докладчылар сыйфатында «Эттон», Казаноргсинтез (СИБУР), ЮШЭ НИУ, КНИТУ-КАИ, ТР Фәннәр академиясе һәм башкалар катнашачак.

Чарада катнашу өчен форум сайтында алдан теркәлү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International