Кичә Кытайда Нанкин шәһәрендә Россия-Кытай югары вольтлы АТОМ автомобиль лабораториясен ачу тантанасы узды. Чарада сәламләү сүзе белән Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.
«Лаборатория АТОМ проекты кысаларында гына түгел, ә гомумән Россия инженерларына Кытай коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез», – диде Олег Коробченко.
Лабораториянең уникаль җиһазлары автомобильнең төрле параметрларын аның күпләп җитештерелүенә кадәр сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.
«Сездә, Кытайда, мең ли юлы беренче адымнан башлана, диләр. Бу лаборатория – электромобиль төзелешендә уртак проектларны үстерүдә мөһим булган беренче адым», – диде министр.
Шулай ук ачылу тантанасында Татарстанның «Кама» компаниясе һәм Кытайның «Launch» компаниясе Россиянең электрокар проекты кысаларында хезмәттәшлек турында меморандум төзеделәр.
«Launch» компаниясе – машина төзелешендә дөнья лидерларының берсе. Олег Коробченко сүзләренчә, аның 1,5-2 ел эчендә проектларны нульдән цифрлы эшләү һәм инженерлык интеграциясе тәҗрибәсе Россиянең технологик суверенитетын арттыру өчен кирәк.